news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Аларга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Спас районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
spas-rt.ru/

(Спас, 26 август, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы башлыгы Камил Нугаев бөртекле культураларны җыеп алуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга басуда бүләкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әүвәл “ВЗП”Болгар” җәмгыяте басуында Илфат Аракаевка район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Бу көнне шундый ук бүләкләргә Алексей Спирчагов (Александр Мамонов хуҗалыгы), Владимир Зрулин (Андрей Синицын хуҗалыгы), Андрей Стеценко (Александр Планин хуҗалыгы), Фирдүс Зәйнуллин (“Хузангаевское” җәмгыяте), Владимир Трифонов (“Авангард” җәмгыяте), Рәфыйк Яруллин (Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгы) лаек булды. 

– Тырыш хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, – диде игенчеләргә мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. – Булдырасыз, егетләр, башкалар да сездән үрнәк алсын, киләчәктә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүегезне телим...

Берничә генә минутка туктап алганнан соң, комбайчылар яңадан эшкә кузгалды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot