news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Спас районында 820 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган
Печән чабу белән бергә, пар участокларын культивацияләү һәм дисклау, басуларны корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү дәвам итә.
Скопировать ссылку
spas-rt.ru/news/novosti/pechn-ste-itte
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районында бүгенгә күпьеллык үләннәр 820 гектардан артык мәйданда чабылган, аларның 260 гектары – печәнгә, 300 артык гектары – сенажга һәм 250 гектары яшел массага җибәрелгән. Җирле басма шул хакта хәбәр итә.
Бу эшләр Хәйдәров, Юрков, Синицын, Нургалиев, кайбер башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында оешкан төстә бара. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда 143 тонна печән, шулай ук “Авангард” хуҗалыгында 1330 тонна сенаж тупланган.
Печән чабу белән бергә, пар участокларын культивацияләү һәи дисклау, басуларны корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү, тукландыру, көнбагыш белән кукурузның рәт араларын эшкәртү дәвам итә.
Хәзергә корткычларга каршы – 10,7 мең гектар, үсемлек авыруларына каршы – 5,6 мең, чүп үләннәренә каршы 41,3 мең гектар җир эшкәртелгән. Игеннәрне яфрактан тукландыру – 21,9 мең, тамырдан тукландыру 31,3 мең гектар мәйданда башкарылган.18,7 мең гектар пар җирләренең 17,3 мең гектары сөрелгән.
Шулай итеп, район игенчеләренең бу көннәрдә эш-мәшәкатьләре җитәрлек һәм һава шартлары әйбәт торганда, аларны вакытында башкарып чыгарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot