news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районы юлларындагы чокырларны тигезләүгә керештеләр

Юлларга ремонт Болгар шәһәре башкарма комитеты заказы буенча ясала.

Спас районы юлларындагы чокырларны тигезләүгә керештеләр

(Спас, 13 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш").  Спас районында Сувар “Б” җәмгыяте коллективы Болгар юлларындагы чокырларны тигезләүгә кереште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Оешма эшчеләренә шәһәрнең асфальт җәелгән барлык урамнарын тәртипкә китерергә кирәк. Бу максаттан “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте заводыннан алынган 280 тонна асфальт-бетон катнашмасын файдалану күздә тотыла.

Юлчылар шулай ук юлдагы ярылган урыннарны да битум белән капларга җыеналар. Моннан тыш, әлегә кадәр Складской, Киров, Толстой урамнары һәм Березовый тыкрыгында вак таш җәелгән юллар да тәртипкә китерелде. Бу максаттан 400 тонна вак таш сарыф ителде.

Юлларга ремонт Болгар шәһәре башкарма комитеты заказы буенча ясала. 

Быел Сувар “Б” җәмгыятенә район авылларында да шактый эшләр башкарырга кирәк. Мәсәлән, Иске Рәҗәп урамнарына яңгыр суын агызу торбалары куеп, ком-вак таш катнашмасын җәяргә һәм юл билгеләрен урнаштырырга кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100