Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спас районы вәкилләре Дөнья халыклары фестивалендә катнашты
Экологик проектта катнашучылар экология буенча тупланган тәҗрибә уртаклашу өчен Гана, Китай, Мисыр, Төркия һәм Тунистан килгәннәр.
(Спас, 6 август, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Дөнья халыклары фестивалендә Спас районы вәкилләре дә катнашты, дип яза җирле басма.
Спас районы укучылары Роман Камаев, Валентина Лаврентьева һәм Игорь Агеев “Байтик” лагерында оештырылган “Җир шары тирәли экологик сәяхәт” лагерында булып кайттылар. Дөнья халыклары фестивале дә шушы лагерь базасында оештырылды.
Экологик проектта катнашучылар экология буенча тупланган тәҗрибә уртаклашу өчен Гана, Китай, Мисыр, Төркия һәм Тунистан килгәннәр. Чит ил вәкилләре туган илләренең табигый объектлары белән таныштырдылар, экология проблемалары турында сөйләделәр һәм милли уеннар ярдәмендә табигатьне саклау нинди зур әһәмияткә ия булуын укучыларның тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр.
Фестивальгә ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре кунакка килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз