news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы укучылары Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясаган

Призерларның уңышында рус теле һәм әдәбияты укытучылары Резедә Хәйруллина белән Наталья Теймурованың зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Спас районы укучылары Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясаган
spas-rt.ru

(Спас, 29 апрель, "Татар-информ",  "Яңа тормыш").  Спас районы Иске Рәҗәп мәкәбе укучылары Лев Толстой исемендәге XVIIнче республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, II һәм III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар - урта мәктәбенең 6нчы класс укучысы Камилә Хәмидуллина белән Болгардагы 1нче урта мәктәпнең 10классында белем алучы Алия Сәгыйрова.

Камилә “Яшьләр иҗаты” номинациясендә үзенең “Яшәү белән үлем арасында” дигән эшен яклады. Алия “Балалар әдәбияты буенча тикшеренүләр” номинациясендә “Н.В.Гоголь әсәрләрендә “кеше-акча” конфликты” эше белән катнашты.

Призерларның уңышында рус теле һәм әдәбияты укытучылары Резедә Хәйруллина белән Наталья Теймурованың зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot