news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы укучылары мәктәп урманчылыкларының республика слетында катнашты

Укытучылар һәм мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре өчен бу хәрәкәтне алга җибәрү темасына “түгәрәк өстәл” оештырылды.

(Спас, 5 август, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы укучылары командасы үсеп килүче буынны тикшерү һәм табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатында уздырыла торган мәктәп урманчылыкларының республика слетында катнашты. Бу хакта район газетасы яза.

Кадет мәктәбеннән Алексей Мәсхүтов, шәһәр урта мәктәпләреннән Анастасия Терехова, Дарья Савельева һәм Данила Борисовтан торган тармак технологияләре техникумы педагог-оештыручысы Егор Васильев җитәкчелегендәге команда жюри алдында визит карточкасын күрсәтте һәм конкурс биремнәрен башкарып чыкты. Алар шулай ук “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулда” конференциясендә катнашып, фәнни-тикшерү эшләрен якладылар. Ә укытучылар һәм мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре өчен бу хәрәкәтне алга җибәрү темасына “түгәрәк өстәл” оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot