Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спас районы поликлиникасына ремонт ясау өчен 24 миллион сум акча бирелгән
Хәзерге вакытта объектта Надыйр Гомәров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшли.
(Спас, 16 июль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы үзәк хастанахәсенең поликлиника бинасына капиталь ремонт ясыйлар. Ремонт эшләре федераль программаны тормышка ашыру кысаларында уздырыла, бу максатлар өчен 24 миллион сумнан артык акча бирелгән. Эшне “Регионстрой” җәмгыяте коллективы алып бара, дип яза җирле басма.
Икенче каттан башланган ремонт эшләре барышында бинаның эче тулысынча яңартылачак. Идәнгә керамик-гранитлы плитка җәеләчәк, бинадагы кайбер стеналарны да шул материалдан эшләргә җыеналар. Гипслы картон белән тышлау һәм буяп кую да каралган. Асылмалы түшәмнәр куелырга тиеш, сантехника, электр чыбыкларын алыштырачаклар, сак һәм янгын сигнализациясе, кабельле элемтә, тиешле мәгълүмат яки хәбәр җиткерү, электрон чират, видеокүзәтү системасы урнаштырылачак.
Шулай ук балалар консультациясе, санитария-эпидемиология хезмәте биналарына да ремонт ясалачак. Эпидемиология хезмәте бүлегенә яңа ишекләр кую да каралган, шулай ук поликлиникага керү юлына ремонт уздыру планга кертелгән. Гомумән, бинаның тышкы ягын да үзгәрешләр көтә.
Хәзерге вакытта объектта Надыйр Гомәров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшли. Бу бригадага моңарчы да әлеге бинада ремонт белән шөгыльләнергә туры килгән, төзүчеләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән. Аерым алганда, алар административ корпусны, станционарның ике бүлеген танымаслык итеп яңартып чыккан. Заказчы белән башкаручылар арасында әйбәт элемтә урнаштырылган. Эшләр комплекслы алып барыла, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз