news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе сайлауга оныгын да алып килгән

Александр Ермилин тотрыклы киләчәк һәм мәгариф тармагының үсеше өчен тавыш биргән. 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш», Евита Саможенова). Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сайлауга бер айлык оныгы Сашаны да алып килгән. Ермилиннарның зур гаиләсе 2545 нче участокта тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

«Күп еллардан бирле сайлауларга бөтен гаиләбез белән җыелып барабыз. Оныгыбызны да алып килдек әле, сабый чагыннан ук күреп һәм белеп үссен. Без тотрыклы киләчәк һәм мәгариф тармагының үсеше өчен тавыш бирдек. Оныгыбыз үсеп килә, ул әйбәт илдә яшәсен иде, дип телибез», — дигән мәгариф бүлеге җитәкчесе. 

Александр Ермилин сайлауда тотрыклы киләчәк һәм мәгариф тармагының үсеше өчен тавыш биргән, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot