news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы Ким мәктәбе укучысы самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышларында җиңде

Александра Пронягина2002–2003 елда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында 80 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңүче булды.

(Спас, 11 март, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Ким мәктәбе укучысы Александра Пронягина Нурлатта самбо буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышларда барлык көндәшләреннән өстен чыкты, дип яза җирле басма.

Ул 2002–2003 елда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында 80 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңүче булды. Укучыга диплом, медаль һәм истәлеккә бүләк тапшырылды.

Әлеге ярышта 72 килограммга кадәр авырлыкта Рауль Нәфыйков (Болгардагы 1нче мәктәп) өченче урынга лаек булды, диплом, медаль һәм бүләк алды.

Яшь спортчыларның ирешкән уңышында “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның өлеше зур.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot