news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Спас районы кадетлар мәктәбен тәмамлаучыларның барысы да хәрби хезмәткә теләп бара
Мәгариф учреждениесе моннан ун ел элек ачылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

spas-rt.ru
(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районындагы мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да армиягә бик теләп китә. Бу хакта җирле басма яза.
Хәзер ул якташыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Павел Карпов исемен йөртә. Булачак Ватан сакчыларын әзерләүгә өлеш кертә торган бу уку йорты эшчәнлегенең күп яклары аерым игътибарга лаек.
Иң әүвәл кадетлар мәктәбендәге тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә куелуы турында әйтергә кирәк. Моның нәтиҗәсе буларак, мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да армиягә бик теләп китә.
Бездә укып чыккан яшүсмерләрнең әле беркайчан да төрле сәбәпләр табып армиягә бармый калганнары юк, – ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Ходжиева.
Яшүсмерләр бу мәктәпкә киләчәктә хәрби һөнәр сайлау максатын күздә тотып килә. Сафта йөрергә, гәүдәне дөрес һәм матур тотарга өйрәтү, батырлык дәресләре, хәрби-патриотик эш – болар хәрби һөнәргә мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Яшүсмерләр кадетлар мәктәбендә вице-ефрейтор, вице-кече сержант һәм вице-сержант дәрәҗәсе алу мөмкинлеге булуга бик шат. Ә инде хәрби училищега укырга кергән егетләр – мәктәпнең чын горурлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot