news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы егетләре республика беренчелегендә призлы урыннар алды

Армия кул көрәше буенча бәйге Казан шәһәрендә узды.

Спас районы егетләре республика беренчелегендә призлы урыннар алды
http://spas-rt.ru

(Спас, 8 февраль, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). Спас районының тренер Ринат Шәрипов җитәкчелегендәге армия кул көрәше секциясенә йөрүче егетләр республика беренчелегендә призлы урыннарга лаек булды. Россия Герое Роман Игошин истәлегенә багышланган бәйге 4-6 февральдә Казан шәһәрендә үтте.

Ярышларда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән 117 спортчы катнашты.

16-17 яшьлекләр арасында 75 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Данил Нигманов беренче урынны алып, республика беренчелеге җиңүчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.

12-13 яшьлекләр арасында 36 килограммга кадәр авырлыкта Глеб Пименов икенче урынга чыкты, ә 14-15 яшь төркемендә Никита Сергеев 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче булды. 45 килограммга кадәр авырлыкта Максим Шмырин дүртенче урынны алды.

Республика беренчелегендә гомуми команда зачетында исә Спас район командасы өченче урынга лаек булды.

Бәйгедә беренче урынны алучылар Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кереп, Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга тиеш.


news_right_1
news_right_2
news_bot