news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районы башлыгы Болгарда туристлар санын арттыру өчен кадрлар әзерләү кирәклеген әйтә

Район башлыгы фикеренчә, әлеге кадрларны әзерли алган Спас техникумына игътибар кирәк.

Спас районы башлыгы Болгарда туристлар санын арттыру өчен кадрлар әзерләү кирәклеген әйтә
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Болгар дәүләт тарих-архитектура музей тыюлыгында туристлар санын арттыру өчен үз эшенең остасы булган кадрлар кирәк. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау утырышында Спас районы башлыгы Камил Нугаев әйтте.

Камил Нугаев кадрлар әзерләү юлын районның Спас тармак технологияләр техникумы белән активрак эшләүдә күрә. “Фән белгечләре генә түгел, ә урта буын хезмәткәрләре дә әзерләү мөһим. Бу - музей караучылары, рәссам-реконструкторлар, аниматорлар”, - ди ул.

“Техникумда кирәкле эш осталарын әзерләргә мөмкин. Ул 1944 елда ачылган, бүгенге көндә уку бинасы һәм тулай торак капиталь ремонт, заманча җиһазларга мохтаҗ”, – ди район җитәкчесе.

Камил Нугаев үз чыгышында соңгы елларда район бюджетына табыш керүе артуын, моның 2018 елда 205 миллион сум тәшкил итүен әйтте. “Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр 8,1 тапкырга артып, 99,4 миллион сумны тәшкил итте. Шулай ук Россия Федерациясе бюджетына түләүләр дә 4,6 % артты”, - диде Камил Нугаев.

“Без мәдәни мирас объектларын популярлаштырырга, туристлар санын арттырырга, кабул итүне югары дәрәҗәгә җиткерергә тиеш. Райондагы барлык һәйкәлләрне кулланырга һәм күрше Тәтеш, Кама Тамагы, Ульяновск өлкәләре белән тыгыз элемтә кирәк", - диде район башлыгы. - Күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген арттыру мөһим. Мәсәлән, балык тоту, чаңгы-чанада шуу, көймәдә, атта йөрү”.

Чыгыштан күренгәнчә, Болгар музей тыюлыгының экскурсия хезмәте күрсәту һәм сувенир сату кереме 2010 елда 2 миллион булса, 2018 елда 13,5 тапкырга артып, 27 миллионга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100