news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы авыл җирлеге башлыклары семинарында мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Алар терлекчелекне үстерү, авылларны төзекләндерү юллары буенча фикер алыштылар.

(Спас, 4 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Приволжск бистәсендә узган авыл җирлеге башлыклары семинарында мөһим мәсьәләләр тикшерелде, дип яза җирле басма.

Алар терлекчелекне үстерү, авылларны төзекләндерү юллары буенча фикер алыштылар, шәхси хуҗалыкларда терлек авыруларына профилактика ясауга һәм башка мәсьәләләргә тукталып үттеләр.

Семинарда катнашучылар Сергей Юрков фермер хуҗалыгында, “Болгар” балалар лагерында, казаклар слободасында, күптән түгел ремонт төгәлләнгән балалар бакчасында, страуслар фермасында, төзелә торган “Кол Гали” кунакханә комплексында булдылар, бистәдә яңа йортларны карадылар.

Семинарга район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot