news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районының яшь педагогы бүләккә ия булды

Спас районының яшь педагогы бүләккә ия булды
Фото: http://spas-rt.ru/

Спас районының яшь педагогы Евгения Селивановага «Яшь педагог» күкрәк билгесе тапшырдылар. Ул Болгар шифаханә интернат-мәктәбе укучылары турында кайгырта. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Һәр иртә Евгения Алексеевна үз карамагындагы икенче класс балаларын дәресләргә озата, аннары тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре алып бара. Дәресләрдән соң үзенең укучыларын дәресләреннән каршы ала һәм кичке унга кадәр алар белән кала. Кайбер балалар озак вакыт әти-әниләрен күрә алмый, шуңа күрә Евгения Алексеевна алар өчен тәрбияче генә түгел, ә теләсә кайсы минутта ярдәм итәчәк дус та булырга тырыша.

Педагог һәм остаз елында Евгения Селиванова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Яшь педагог» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Алдынгылар слетында тапшырдылар.

«Хезмәтемне югары бәяләп, югары бүләк тапшыруларына мин бик шатмын», – ди Евгения Алексеевна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100