news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районының элеккеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Спас районының элеккеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Ольга Стрелова тәкъдим иткән фото

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән Спас районының элеккеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Татарстан Республикасының әһәмияте ягыннан икенче урындагы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Болгарда узган район сессиясендә бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Әхмәтов Мөхәммәтовка Спас районы башлыгы вазифасындагы актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Фәргать Вагыйз улы китәргә карар кылды, бу аның төптән уйлап һәм аңлы рәвештә кабул иткән карары. Район башлыгының йөге - катлаулы күппрофильле бурыч, ә Фәргать Вагыйз улының төп аграр эшчәнлеге бар һәм аның карары үзен аклый», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Марат Әхмәтовның Спас районының яңа җитәкчесе өчен төп бурычлар билгеләве хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot