news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районыннан хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Казанда боз тамашасында булды

Спас районыннан хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Казанда боз тамашасында булды
"Яңа тормыш"

Спас районында махсус хәрби операциядә катнашучылары булган 5 гаиләдән 8 бала Евгений Плющенконың «Чемпионнар берлеге» хәйрия боз тамашасында булды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Шоу Татарстан Республикасы көненә туры китерелде, һәм балалар фигуралы шуу буенча берничә тапкыр Олимпиада чемпионнары булган мэтрларның һәм синхрон шуу буенча команданың искиткеч чыгышларын үз күзләре белән күрә алды.

Кунаклар алдында титуллы фигуралы шуучы, 4 олимпиада җиңүчесе Евгений Плющенко, аның улы – яшь фигурист һәм дөнья шоуларында катнашучы Александр Плющенко, команда ярышларында олимпиада чемпионнары Марк Кондратюк һәм Юлия Липницкая, Европа чемпионы Алена Косторная, Европа чемпионы Дмитрий Алиев, Европа вице – чемпионнары Александр Самарин һәм Макар Игнатов, дөнья команда чемпионаты җиңүчесе Евгений Семененко, «Ангелы Плющенко» академия тәрбияләнүчеләре, халыкара Гран-при сериясе чемпионнары һәм финалистлары Софья Муравьева һәм Вероника Жилина, кече яшь буенча Россия һәм Мәскәү чемпионы Софья Титова чыгыш ясады. Шулай ук балалар синхрон шуу буенча команда, Дөнья вице-чемпионнары Кристал Айс Джуниор чыгышын күрделәр.

Фигуралы шуучылар бөек рус композиторлары Чайковский, Рахманинов, Стравинский, Римский-Корсаков музыкасына чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100