news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районыннан махсус хәрби операциягә машина, ике мотоцикл җибәрделәр

Спас районыннан махсус хәрби операциягә машина, ике мотоцикл җибәрделәр
Фото: https://spas-rt.ru/

Спас районыннан махсус хәрби операция зонасына чиратагы гуманитар йөк җибәрелде. Аны Приволжск авыл җирлеге башлыгы Сергей Спирин озатып бара. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Бу юлы гуманитар ярдәмгә ГАЗель машинасы, 2 мотоцикл, 3 генератор, йөк квадрокоптеры, запас частьләр, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре, шулай ук хәрбиләргә дуслары һәм туганнары җыйган посылкалар кергән.

Гуманитар йөк җыюда Болгар һәм Спас районы оешмалары һәм предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot