news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында зур чүплек табылган

Спас районын мониторинглау барышында Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторлары Болгар шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган. бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чүпләнгән участокның мәйданы 2000 кв. м тәшкил итә, күләме – 480 куб.м. Болгар шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot