news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты кабул итәчәк

Спас районында яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты кабул итәчәк
"Яңа тормыш"

2 февральдә Татарстан Дәүләт Совет депутаты Фоат Вәлиев Спас районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Очрашу сәгать иртәнге 10да «Бердәм Россия» сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә башланачак. Адресы: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 40А йорт, 2 кат (Мәдәният йорты). Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Кабул ителүгә 30-9-53 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100