news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында яшәүчеләр Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне коткарган

Спас районында яшәүчеләр Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне коткарган
"Яңа тормыш"

Спас районының Приволжский авылы кешеләре Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне коткарган. Приволжск кешесе ишегалдына эсселектән әлсерәгән бик зур бөркет килеп төшә. Башта кешеләр шундый зур кошны күреп куркып кала, ләкин кош үзен бик тыныч тота. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

«Бөркет быел чыккан кош баласы булып чыкты. Күрәсең, эсселектән хәле беткәндер. Егылып төшкәч, канатына зыян килгән, шуңа күрә очып китә алмаган. Без аны башта җирле зоопаркка илттек, икенче көнне аны Яшел Үзән районыны алып киттек, анда Татарстан Республикасы Табигый ресурслар Дәүләт Комитетының хайваннар дөньясын тернәкләндерү үзәге урнашкан. Кызыл китапка кертелгән кош савыккач, табигый яшәү урынына җибәреләчәк.», – диде «Спасский» тыюлыгы җитәкчесе Александр Клещев

«Мондый сирәк очрый торган кошны коткарырга булышкан Приволжск авылының кайгыртучан кешеләренә рәхмәт», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100