news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында «Хәтер бакчасы» акциясе башланды

Спас районында «Хәтер бакчасы» акциясе башланып китте. Традиция буенча, беренче агачларны Җиңү көне алдыннан утырталар.

Подорлово күле буенча урнашкан Спас урманчылыгында урман хуҗалыгы, район оешмалары вәкилләре, район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, яшь армиячеләр һәм яшьләр парламенты әгъзалары йөзгә якын ылыслы агач үсентесе утыртты. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

«Акция сугыш батырлары истәлеген мәңгелештерүгә генә түгел, урман фондын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Мисал өчен, без быел үсентеләр утырткан урында наратларга корткычлар зур зыян китергән иде. Тиешле тәрбия булган очракта, яңа агачлар тиздән күкрәп үсеп китәчәк», - дип аңлата Болгар урманчылыгы җитәкчесе Дмитрий Зарифуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100