Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спас районында үсмер малай машина руле артына утырган һәм кюветка чыгып очып һәлак булган
Төнлә Татарстанның Спас районының Екатериновка авылы янында үсмер малай машинада әйләнеп капланган һәм һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләде.
Алар әйтүенчә, «Лада Гранта» автомобиле, кинәт юлдан чыгып, кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Узып баручы машина йөртүчеләр ярдәм күрсәтү өчен туктаган, аларның берсе ашыгыч ярдәм чакырткан.
Шаһитлар хәбәр итүенчә, руль артында якынча 15-16 яшьтәге үсмер малай булган. Медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәтүгә карамастан, егетне коткарып калып булмаган.
Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз