news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында пуля ату ярышлары җиңүчеләрен бүләкләделәр

Спас районында пуля ату ярышлары җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: http://spas-rt.ru/

Спас районы администрациясендә узган традицион дүшәмбе киңәшмәсендә пуля ату ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ярышлар атна дәвамында барды һәм Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция башлануы көненә багышланды. Бу хакта «Яңа тормыш» хәбәр итә.

Ату ярышларында район оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, авыл җирлекләреннән вәкилләр катнашты. Барлыгы ярышларда Спас районының 29 оешмасы һәм 12 авыл җирлеге вәкилләре катнашты.

Шәхси беренчелектә пистолеттан ату буенча беренче урынны Спас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Юрий Юрков алды, икенче урынга «Ак Барс Банк»ның җирле бүлеге җитәкчесе Әлфинур Гатауллина, өченче урынга Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова чыкты.

Командалар арасында исә винтовкадан ату буенча беренче урын Спас янгын-коткару гарнизонына, икенче урын район башкарма комитетына, өченче урын Ак Барс Банк командасына бирелде.

Шәхси беренчелектә винтовкадан ату буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савиновка тиңнәр булмады. Икенче урынны «Ак Барс Банк» хезмәткәре Игорь Алексеев, өченче урынны мәгариф бүлеге вәкиле Николай Сарычев алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100