news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында гошер сәдакасын җыя башладылар

Бөтен Татарстанда, шул исәптән Спас районында да гошер сәдакасын җыя башладылар. Бу хакта Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр хәбәр итте. «Яңа тормыш» шул хакта яза.

«Гошер сәдакасын җыя башлау турында барлык авыл имамнарына хәбәр иттек. Теләге булган һәр кеше бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, җиләк-җимеш – барысын да кабул итәбез. Соңрак җыелган азык-төлек Казанга җибәрелә, анда инде мохтаҗларга таратыла. Узган елларда Спас районы нигъмәтләрен мәдрәсләр, сукырлар җымгыяте алды. Гошер сәдакасын теләсә кайсы авыл яки шәһәр мәчетенә китерергә була» – дип билгеләп үтте Фәрһад хәзрәт.

Искәртик, гошер сәдакасын үзәкләштерелгән рәвештә Татарстанда 2017 елдан бирле җыя башладылар. Быел мөфтият 23 сентябрьдә Татарстанда Гошер көнен игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot