news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны белән хушлаштылар

Спас районының Иске Рәҗәп авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиядә иң олы яшьтәге депутат Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин белән хушлаштылар.

Күренекле якташлары белән хушлашырга авыл халкы гына түгел, аның элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм Зиннәтулла Гыйззәтулла улын белгән һәм яраткан кешеләр дә җыелды. Бу турыда «Яңа тормыш» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Ветеранны соңгы юлга озатырга Татарстан Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев килде.

Ветеран турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Соңгы көннәренә кадәр Зиннәтулла Гыйзәтулла улы көчле рухлы һәм туган ягына чиксез гашыйк кеше булып калды.

Ул олы мирас – Искер Рәҗәп мәктәбендә урнашкан һәм федераль музей статусын йөртә торган уникаль музей калдырды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100