news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында балыкларга кислород җибәрү өчен бәке тиштеләр

Спас районында балыкларга кислород җибәрү өчен бәке тиштеләр
Фото: http://spas-rt.ru/

Спас районында «Балык булсын!» акциясе узды. Иделнең Куйбышев сусаклагычында балыкларга кислород җибәрү өчен 80нән артык бәке тишелде. Бәкеләр салкында катмасын өчен, аларның өстенә камыш җәелде. Шулай ук һәр бәкегә компрессор ярдәмендә кислород җибәрелде. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

«Балык булсын!» акциясе һәр җәй һәм көз уздырыла. Бу юлы чарада «Спас» дәүләт тыюлыгы белгечләре, Татарстан Табигый ресурслар буенча дәүләт комитеты районара бүлегенең Спас районы буенча җитәкчесе Алексей Коптелов, Болгардагы икенче мәктәп укучылары һәм Спас районы балыкчылары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100