news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы Йорткүл хатын-кызлары хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы әзерли

Спас районы Йорткүл хатын-кызлары хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы әзерли
Фото: https://spas-rt.ru

Авыл китапханәсендә оештырылган «Сөембикә» клубында Спас районы Урта һәм Урманасты Йорткүл хатын-кызлары якташ хәрбиләр өчен өй токмачы кисә. Шулай ук Урта Йорткүл авылы халкы акча җыеп, махсус хәрби операциядәгеләр өчен кирәкле даруларны сатып алганнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында Гөлчәчәк Измайлова яза.

Дала Йорткүлдә яшәүчеләр исә хәрби операциягә җибәрү өчен токмачны өйдә әзерләп китергәннәр.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән токмач әзерләдек. Өйдә кисеп китерүчеләр дә күп булды. Барыгызга да Аллаһның рәхмәте яусын. Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Дөньяларыбыз тыныч булсын», – диләр авыл хатын-кызлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot