news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы егетләре армиягә китте

Спас районыннан чираттагы чакырылыш егетләрен армиягә җибәрде. РФ Кораллы көчләре сафларын 12 егет тулыландырды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Спас районы Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов булачак солдатларга мөрәҗәгать итте.

Хакимият вәкиле егетләргә лаеклы хезмәт итүләрен һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләде. Шулай ук, традиция буенча, егетләргә сувенир тәңкәләр таратылды.

«Солдатларга армия хезмәтендә уңышлар һәм тизрәк өйләренә кайтуларын телибез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot