news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы Чәчәкле авылында гаилә юбилейларын үткәрүчеләрне бүләкләделәр

Спас районы Чәчәкле авылында гаилә юбилейларын үткәрүчеләрне бүләкләделәр
Фото: https://spas-rt.ru/

Узган ял көннәрендә Спас районы Чәчәкле авылында чын бәйрәм узды – биредә тантаналы рәвештә юбилярларны һәм гаилә юбилейларын билгеләп үткән парларны котладылар. 65 ел бергә гомер итүче Гөлминкә һәм Хәҗәбулла Шаһиәхмәтовлар, шулай ук 45 ел иңгә-иң куеп яшәүче Гөлфинә һәм Инсаф Хәбибуллиннар, Фәнисә һәм Илдус Минхәсәповлар, Гөлүсә һәм Харис Рәхимовлар гаиләләре бу көнне игътибар үзәгендә булды. «Яңа тормыш» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Мондый парлар — яшь буын өчен чын үрнәк. Аларның зирәклеге, сабырлыгы һәм үзара аңлашып яшәүләре зур хөрмәткә лаек», — дип уртаклашты җирле Ветераннар оешмасы рәисе Гөлүсә Рәхимова.

Җирле ветераннар оешмасы вәкилләреннән тыш, юбилярларны Спас районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Равил Галәветдинов һәм җирле үзидарә башлыгы Рәмис Фәисханов котлады. Юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Ләкин бәйрәм моның белән генә тәмамланмады әле. Быел түгәрәк дата (55-90 яшьләрен) билгеләп үткән 39 авыл кешесе хәйрияче Илназ Хөсәеновтан бүләкләр алды.

Авыл халкы һәм юбилярлар онытылмаслык бәйрәм өчен барлык оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Илназ Хөсәеновка бүләкләре һәм игътибары өчен аерым рәхмәт әйттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot