Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спас район үзәк хастаханәсендә чыгарылыш укучылары өчен Ачык ишекләр көне булды
Спас район үзәк хастаханәсендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектына һәм «Ак халатлы фәрештәләр» акциясенә багышланган Ачык ишекләр көне узды. Чара мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау системасы белән таныштыруга һәм яшьләрнең игътибарын медицинага җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында Гөлчәчәк Измайлова хәбәр итә.
Быел Ачык ишекләр көнендә беренче мәктәпнең медицина сыйныфы укучылары, икенче шәһәр, кадет, шифаханә, Никольск һәм Антоновка мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары катнашты.
Өлкән сыйныф укучылары алдында сәламләү сүзе белән «Спас үзәк район хастаханәсе» филиалы табибы Илнар Беляев чыгыш ясады. Ул Спас районында медицина өлкәсендә эшләү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Казан дәүләт медицина университеты студенты Полина Рыбакова шулай ук үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, уку һәм студент тормышы турында видеоролик, шулай ук белгечлекләр һәм югары уку йортына керү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде.
Медицина университетларына керергә ниятләгән укучылар фикер алышуда активлык күрсәттеләр һәм табиб һөнәренә кызыксыну белдереп сораулар бирделәр. Аерым алганда, чарада икенче шәһәр, Никольск һәм Антоновка мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук медицина уку йортларында укуларын дәвам итәргә ниятләгән кадет интернат-мәктәбе укучылары катнашты.
Ачык ишекләр көне укучыларда булачак һөнәрләре турында уңай тәэсирләр калдырып, кызыклы һәм гыйбрәтле үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз