Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Спас мәгариф бүлеге җитәкчесе муниципаль хезмәткәрләр чаңгы ярышында призлы урын алды

Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында ярышларда өченче урынны алды. Бәйге Яшел Үзәндә узды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.
Шәхси зачетларда беренче һәм икенче урынны алучылардан безнең район вәкиле бер һәм ике секундка кына калышты.
Ә команда узышларында Спас районы муниципаль хезмәткәрләре дүртенче урынга чыктылар.
Сүз уңаеннан, ТР Спас районы командасы өчен районның баш архитекторы Гөлнара Ермилина, район Советы аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүләге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз