news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас кызлары йөзү буенча район беренчелеге ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Карина Трескулов комплекслы йөзү буенча 100 метрлы дистанциядә беренче килеп, 1нче яшьләр разрядын тапшыра алды.

(Спас, 10 март, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының “Дулкын” бассейнында Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге ярышларында укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Карина Трескулов комплекслы йөзү буенча 100 метрлы дистанциядә беренче килеп, 1нче яшьләр разрядын тапшыра алды.

Елизавета Алибекова – ирекле алым белән 50 метрга, өлкәнрәк кызлар арасында Анна Кондратьева – ирекле алым белән 50 метрга, Елизавета Петрова комплекслы йөзү стиле белән 200 метрлы дистанциядә беренче урыннарны алдылар. Арина Алибекова исә комплекслы йөзү ысулы белән 100 метрлы дистанциядә икенче булды.

Шулай ук бертуган Мария, Ольга һәм Арина Арининалар да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Комплекслы эстафетада җиңү Арина Алибекова, Карина Трескулова, Азалия Әхмәдуллина һәм Зарина Вәлиевадан торган командага елмайды.

Кызларның барысы да тренерлар Геннадий Ирдинкин һәм Елена Бурумова кул астында шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100