Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спас хезмәтчәннәре печән әзерли башлаган
Бүгенгә тупланган печән запасы 100 тоннага якын.
(Спас, 22 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш" ). Бу көннәрдә Спас районында Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары тулы көчкә печән әзерлиләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Басуга чыкканчыга кадәр, алар юл читендәге күпьеллык үләннәрне чаптырып, 15 тонналап яхшы сыйфатлы печән җыеп алдылар. Хуҗалык басуларындагы күпьеллык культуралар исә 200 гектар тәшкил итә. Шуның 75 гектарын кондырак били, калганы – эспарцет. Бүгенге көнгә эспарцетның 80 гектары чабылган һәм төргәкләргә төрелгән. Тупланган печән запасы 100 тоннага якын.
Хуҗалыктагы малларны уңышлы кышлату өчен 300 тонна печән һәм шуның кадәр үк сенаж таләп ителә. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, фермадагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 115кә җитә, шуның 60ы – савым сыерлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз