news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә кирәк - Кадим Нуруллин

Филармония директоры бина янындагы паркка милли төсмер биреләчәген әйтте.

Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә кирәк - Кадим Нуруллин
Расих Фасхутдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармония янындагы паркка милли төсмер өстәргә кирәк. Моннан тыш Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә кирәк. Бу хакта филармониянең директоры Кадим Нуруллин "Татар-информ" агентлыгына белдерде.

“Филармониягә керүне арткы яктан – парк ягыннан ясарга уйлыйбыз. Гадәттә, паркларны билгесез урыннарда ясыйлар. Кешеләр паркларда йөри, әмма кайда нинди парк урнашканын белми. Филармониягә елына 200 мең кеше килә. Бу кешеләр парк аша чыгып, мондагы даһиларның исемнәрен күреп, аларны истә калдырып, горурланырлар иде”- ди ул.

“Паркыбызны милли итеп ясау балаларыбызны да тәрбияли. 40 % тамашачы ул – балалар. Балаларга даһиларыбызны таныту безнең бурыч”, - диде Кадим Нуруллин.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филормониясенең җитәкчесе Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәре белән атарга теләге турында әйтте.

“Татфондбанк” бөлгенлеккә төшкәннән соң, “Спартак” та бетте. Шуңа күрә Спартак урамын икегә бүлеп, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова урамнары итеп аталуын телибез. Милли парк каршындагы урам бөек җырчыларыбыз исемен йөртергә тиеш” – ди Кадим Нуруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100