news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Спартак-Татарстан» физкультура-спорт оешмасы беренчелегендә «ТР почтасы» җиңүгә иреште

«Спартак-Татарстан» физкультура-спорт оешмасы беренчелегендә «ТР почтасы» җиңүгә иреште

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Кичә Казан автотранспорт техникумында Татарстанның элемтә оешмаларының физкультура коллективлары арасында минифутбол буенча «Спартак-Татарстан» ФСО сы беренчелегенә нәтиҗәләр ясалды. Өч көн дәвамында 12 коллектив катнашкан бәйгедә өч команда финалга чыгып, үзара көч сынашты.

Казан ГТСы, «Таттелеком», «Махсус элемтә һәм информатизация үзәге», «ТР почтасы», «Радиотелесет», «Радиотелевизион тапшыру үзәге дәүләт унитар оешмасы», «Связьстрой» ассоциациясе, Казан электр һәм элемтә техникумы, «Россвязьнадзор», «Интелсет», ООО«Комтат» һәм ООО«ТНПКО» шәһәр һәм республика оешмалары арасыннан беренче урынга «ТР почтасы», икенче урынга «Таттелеком», өченче урынга «Махсус элемтә һәм информатизация үзәге» чыкты. Нәтиҗәләргә күз салсак, «ТР почтасы» быел да үзен аклады, көндәшләренә беренчелекне бирмәде. Командаларны бәяләүдә элемтә хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Владимир Егоров, «Спартак-Татарстан» физкультура-спорт оешмасы рәисе Григорий Джапаридзе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре катнашты. Өч җиңүче оешманың 9 ар кешелек командасына диплом, алтын, көмеш, бронза медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Беренче урынга 700 шәр, икенче урынга 600 әр, өченче урынга 500 әр сум акча тапшырылды. «ТР почтасы», әлбәттә, кубок белән дә бүләкләнде. Калган 9 команда вәкилләренә дә рәхмәт сүзләре әйтелеп, шулай ук истәлекле бүләкләр бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot