news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Спартак" командасына каршы уен кызыклы булачак – Эльмир Нәбиуллин

Казанның "Рубин" футболчылары чемпион белән очрашуга әзерләнә.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). 9 сентябрьдә Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 9 нчы турында Мәскәүнең “Спартак” командасы белән очраша. Гамәлдәге чемпион белән очрашуга әзерлек кысаларында футболчылар бүген ачык күнегүләр уздырды.
 
“Спартак” белән уенга калган командаларга каршы әзерләнгән кебек үк карыйбыз. Матч алдыннан аерым схемалар буенча шөгыльләндек инде. Үз уеныбызны күрсәтергә кирәк”, – диде журналистларга команда сакчысы Эльмир Нәбиуллин.
 
Казан футболчысы сүзләренчә, “Спартак” – бик көчле команда һәм “Рубин” футболчылары гамәлдәге чемпионның өстенлекле якларын ныклап өйрәнгән.
 
“Кызыклы матч булачак. Командага Цезарь Навас кайтты. Ул безгә булышачак”, – диде Эльмир Нәбиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot