news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Спартак" килешү тәкъдим итте, әмма Казанда уйнавыма шатмын – Эльмир Нәбиуллин

"Рубин" футболчысы команда белән якын арада Европа кубогы ярышларында уйный алачагына өметләнә.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Мәскәүнең “Спартак” клубы Казанның “Рубин” футбол командасы сакчысы, 22 яшьлек Эльмир Нәбиуллинны үзендә күрергә теләгән. Бу хакта футболчы үзе җиткерде, дип яза “Р-Спорт” агентлыгы.
 
Исегезгә төшерәбез, август азагында команданың баш тренеры Корбан Бердыев уенчының “Рубин”нан китү ихтималы барлыгын әйткән иде. Россиядә 1 сентябрьгә каршы төндә “трансфер тәрәзәсе” ябылды – Эльмир Нәбиуллин Казанда калды.
 
“Спартак” килешү тәкъдим иткән иде. Минем “Рубин” белән килешүем бар һәм мин әлеге командада уйнавыма шатмын. Якын арада, минем уйлавымча, “Рубин” белән Европа кубогына эләгергә тиешбез”, – ди Эльмир Нәбиуллин.  
 
Эльмир Нәбиуллин – Казан футбол мәктәбе шәкерте. “Рубин” өчен 59 уенда 3 гол кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100