news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Спартак" артыннан күзәтмим, үз командам кызыксындыра – Корбан Бердыев

"Рубин" футболчылары "Спартак" белән очрашуга җитди рәвештә әзерләнә, ди остаз.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Спартак” клубы белән очрашуга әзерлек алып барган “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев алда торган уенга карата үз фикерләре белән уртаклашты. Бүген команда каләм әһелләре өчен ачык күнегүләр уздырды.
 
“Спартак” – ил чемпионы. Бу сүз белән барысы да әйтелә. Безнең әзерлеккә килгәндә, җыелма командаларның уены һәр командага да тәэсир итми калмый. Кызганычка каршы, имгәнгән уенчылар да бар. Кайберләре сихәтләнеп бетмәде. Сафта булганнар белән эшлибез”, – диде Корбан Бердыев.
 
Мәскәү командасындагы үзгәрешләр турында сорагач, баш тренер “Спартак” артыннан күзәтмим, үзебезнең командадагы хәлләр ныграк кызыксындыра, дип җавап бирде. Аның сүзләренчә, көндәш команда үзгәрешләр кичерсә дә, “Спартак" һәрвакыт "Спартак" булып кала, уен манерасы да шул ук.
 
“Әлеге матч үзгә түгел, ә гадәти, – ди Корбан Бердыев. – Цезарь Навас уйнармы дисезме? Әзерлеге йөз процент булмаса да, без аны файдаланабыз. Ә Иран һөҗүмчесе Сердар Азмун җыелмадагы уеннардан имгәнеп кайтты. Матчка кадәр сафка басуы сорау тудыра. Шулай да җитди әзерләнәбез”.
 
“Спартак” – “Рубин” матчы 9 сентябрьдә Мәскәүдә була.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100