news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Созвездие-Йолдызлык” “Россия гаиләсе-2009” милли премиясенә лаек булды
“Созвездие-Йолдызлык” талантлы балалар һәм яшьләргә булышлык итү дәүләт үзәге әлеге бүләккә “Социаль партнерлык” номинациясендә ия булды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). “Созвездие-Йолдызлык” “Россия гаиләсе-2009” милли премиясенә лаек булды. Бүләк 27 июнь — Халыкара яшьләр көнендә, Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Петровский залында тапшырылачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Тантанада “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең генераль продюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, фестивальнең башкарма директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Шәрәфетдинова, генераль продюсер урынбасары Диана Сәфәрова катнашачак. Чара кысаларында фестивальдә җиңү яулаучылар — Казаннан Олеся Полищук белән Лев Матвеев, Сарман районыннан Рәмилә Зиннәтуллина, Яр Чаллыдан — Рузил Гатин, Яшел Үзәннән — Владимир Шнитко һәм Азнакайдан “Бәхет” вокал ансамбле чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.
Мәгълүм булганча, премия “Семья России” төбәкара хәйрия фонды, шулай ук “Здоровье и духовность нации” төбәкара иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан, РФ Президентының гаилә институтын ныгыту программасын тормышка ашыпу йөзеннән булдырылган иде. Быел исә әлеге премиягә “Социаль партнерлык” номинациясендә “Созвездие-Йолдызлык” талантлы балалар һәм яшьләргә булышлык итү дәүләт үзәге сайлап алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot