news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Созвездие-Йолдызлык” музыкаль театры тамашачыларны Яңа ел спектакленә чакыра

Спектакль кар патшабикәсе, яки салкынлыкның көче һәм кеше йөрәгенең кайнарлыгы хакында

 (Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). 27 декабрьдән алып 5 гыйнварга кадәр Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә (Ершов урамы, 57 А) “Созвездие-Йолдызлык” музыкаль театры тамашачыларга “Кар патшабикәсе, яки салкынлыкның көче һәм кеше йөрәгенең кайнарлыгы хакында мәсәл” (“Снежная Королева, или Притча про силу холода и тепло человеческого сердца”) Яңа ел спектаклен тәкъдим итә.

Тамашада “Созвездие-Йолдызлык” театры труппасыннан тыш, “Вдохновение” бию ансамбле дә катнаша. Г.Х. Андерсен әкияте буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең режиссеры — Эдуард Сажин. Аның сүзләренчә, Андерсенның бөек тарихы — кешеләрнең яхшылыгы, үз бурычыңа тугрылык һәм бөек мәхәббәт хакында.

Тамашадан тыш, нәниләр өчен бәйрәм чыршысы янында уеннар, биюләр, кызыклы конкурслар һәм бүләкләр уйнату да ниятләнә.

Мәдәни үзәк фойесында зоопарк та урнаштырылачак: андагы җәнлекләрне, кошларны сыйпап, сыйлап була. Һәр балага татлы бүләк өләшү дә каралган.
Билетларны “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә сатып алырга мөмкин. 3 яшькә кадәр булган нәниләр әти-әниләре билеты белән керә ала, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot