news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Созвездие — Йолдызлык” матурлык һәм сәләт фестивале − ФИНА паркында

Тамашачылар алдында “U13”, “Искушение” иҗат төркемнәре дә чыгыш ясый

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Казан Арена” каршындагы ФИНА паркында сәгать 18.00 дә “U13” иҗат төркеме чыгыш ясаячак. Сәгать 19.00 дә исә “Созвездие — Йолдызлык” матурлык һәм сәләт фестивале уздырылачак. Ике сәгать барасы фестиваль тәмамланганнан соң, тамашачыларга Санкт-Петербургның “Искушение” театры тәкъдим иткән “Су асты биюләре” шоу программасын тамаша кылырга мөмкин.

Искәртеп узабыз: Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кысаларында ачылган ФИНА паркы 24 июльдән алып 16 августка кадәр көн саен сәгать 12.00дән 22.00гә кадәр эшли. Анда керү — бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100