news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары Аксубай районы авылларында концертлар бирде

Чыгышлар районның Иске Илтерәк һәм Иске Кыязлы авыл мәдәният йортларында узган

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районында «Созвездие-Йолдызлык» республика эстрада сәнгате фестивале лауреатларының концертлары узган.

Чыгышлар районның Иске Илтерәк һәм Иске Кыязлы авыл мәдәният йортларында узды, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. Чара РИТЭК компаниясе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

Концертта фестиваль лауреатлары — Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, артистлар Игнат Изотов, Илгиз Зәкиев һәм Зәринә Хәсәншина, Владимир Шнитко, Илзирә Зарипова, Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова катнашкан.

Якташлары алдына ГИТИСны тәмамлаган, Аксубай балалар сәнгать мәктәбе һәм Казан музыка көллиятенең вокал буенча педагогы Эвелина Сруртдинова һәм Аксубай районының 8 яшьлек яшь йолдызчыгы Варвара Панюкова да чыккан.

Ике концерт та аншлаг белән узган. Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов концертны район халкы өчен бу зур бүләк һәм чын бәйрәм, дип бәяләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot