Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Созвездие-Йолдызлык” ХV телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары бара
Йомгаклау концертлары 18 һәм 25 апрельдә узачак
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында “Созвездие-Йолдызлык” ХV эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары дәвам итә. Якын арада фестивальнең сайлап алу турлары Аксубай, Питрәч, Биектау (Шәпше авылы), Яшел Үзән, Олы Кайбычта булачак. Сүз уңаеннан, Кайбыч һәм Шәпшедә, зона этапларын уздыру өчен, мәдәният йортларын махсус төзекләндергәннәр.
Гала-концертның зона турлары Азнакай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әгерҗедә булган. Иҗади көрәш вокал, хореография һәм конферанс номинацияләрендә бара. Быел чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм конкурста Бөек Ватан сугышына багышланган номер башкару катнашуның төп шарты булып тора.
Сайлап алу турларын узучылар 13-17 апрель көннәрендә Казанда узачак суперфиналга чакырыла. Йомгаклау концертларын 18 апрельдә “Уникс” концертлар залында һәм 25 апрельдә “Пирамида” күңел ачу комплексында уздыру планлаштырыла. Чараның махсус кунаклары исә — ТӨРКСОЙ илләре вокалистлары һәм вокал төркемнәре, диелә оештыручылар хәбәрендә.
“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестивале республиканың беренче Президенты, хәзер исә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән республикакүләм үткәрелә башлап, хәзер аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылуын һәм Татарстан чикләрен узып, илкүләм танылу алуын искәртик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз