Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучыларга стипендияләр тапшырылды
Стипендияләрне тапшыру тантанасы фестивальнең беренче суперфиналы алдыннан үтте.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучыларга 40 стипендия тапшырылды. Стипендиянең гомуми фонды — 2 млн 150 мең сум.
ТР Министрлар Кабинетында стипендияләрне тантаналы тапшыру тантанасында республиканың Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» рәисе Әкъзәм Гобәйдуллин катнашты.
Ләйлә Фазлыева фестиваль хәрәкәтен позитив чара һәм дөнья күләмендә әһәмиятле вакыйга дип атады. Татьяна Ларионова «Созвездие-Йолдызлык»ның ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе канаты астында үткән бердәнбер проект булуын ассызыклады.
«Без беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында, репрессия чорларында ХХ гасырның иң лаеклы кешеләрен югалттык. Безнең бурыч аларга лаеклы яңа буын тәрбияләү, безнең бабаларыбыз шуның өчен гомерләрен биргән», — диде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең баш продюсеры Дмитрий Туманов.
Стипендияләрне тапшыру тантанасы фестивальнең беренче суперфиналы алдыннан үтте. Ул 17 апрельдә «Уникс»та үтәчәк. Короновирус куркынычы белән бәйле рәвештә ул тамашачыларсыз үткәреләчәк. Гала-концерт «Уникс»та 22 апрельгә билгеләнгән.
Җиңүчеләр 6 майда «Пирамида» сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Шунда ук педагоголарга дәүләт бүләкләре һәм «Татнефть» компаниясе премияләре дә тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз