news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Созвездие-Йолдызлык” генпродюсеры ялган мәгълүмат өчен ГИТИС ректорыннан гафу үтенде

Дмитрий Туманов Татарстан абитуриентларының югары уку йортына укырга керү тәртибе турында дөрес булмаган мәгълүмат әйткән.

“Созвездие-Йолдызлык” генпродюсеры ялган мәгълүмат өчен ГИТИС ректорыннан гафу үтенде
Султан Исхаков

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Татарстан абитуриентларының дәрәҗәле югары уку йортына укырга керү тәртибе турындагы ялган мәгълүмат өчен Россия театр сәнгате институты (ГИТИС) ректоры Григорий Заславскийдан гафу үтенде. Туманов бу мәгълүматны берничә көн элек ММЧ вәкилләре белән әңгәмә вакытында  әйткән иде.

“Сездән һәм Сезнең институт коллективыннан "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль-хәрәкәтендә катнашучыларның эстрада сәнгате кафедрасына укырга керү тәртибе турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен гафу үтенәм. Төгәлрәге, Татарстан Республикасы абитуриентлары укырга кергәндә, закон буенча куелган барлык процедураларны узалар, ә абитуриентларны Казанда тыңлап карау турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми”, - диелгән Дмитрий Туманов хатында.

news_right_1
news_right_2
news_bot