news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турларына 5500 лауреат узган

Унсигезенче "Созвездие-Йолдызлык" фестивале “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза, барлык катнашучылар да миллиончы дип санала.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). "Созвездие-Йолдызлык" ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары аша узган 5500 лауреат 8-13 апрельдә “Уникс”та көч сынашачак. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, 1 февральдән башлап, зона бәйгеләре Татарстанның ун шәһәрендә булды: Казан, Азнакай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Чистай, Балтач, Лаеш, Иске Чүпрәле һәм Яшел Үзән. Аларда бөтен республикадан 20 000 чамасы яшь талант катнашты.

Оештыручылар әйтүенчә, быел фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 10 сайлап алу зонасының һәммәсендә дә 10-15 процентка арткан. Әйтик, Чистай районыннан узган елны 120 гариза теркәлгән, быел 360 булган.

Унсигезенче "Созвездие-Йолдызлык" фестивале “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы барлык катнашучылар да миллиончы дип санала.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100