news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең кышкы иҗади сменасы тәмамланды

Фестивальнең зона сайлап алу этаплары, гадәттәгечә, 1 февральдә старт алачак.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр фестиваленең кышкы иҗади сменасы төгәлләнде. Ул, гадәттәгечә, Яшел Үзән районында урнашкан “Сосновый бор” шифаханәсендә узды, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән 200 артык талантлы балага бушлай юллама бирелгән. Сменада ял итүчеләр арасында Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Норлат, Әгерҗе, Чистай, Яшел Үзән, Лаеш, Сарман, Биектау һәм Кукмара балалары булган.

Алар өчен төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырылган: актерлык осталыгы, бию, сәхнә хәрәкәте, сәхнә сөйләме, эстрада чыгышлары режиссерлыгы һәм эстрада вокалы. Яшь артистлар өчен әлеге дәресләрне фестивальнең жюри әгъзалары Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Раилә Гарипова, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия театр эшлеклеләре берләшмәсе әгъзасы, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм “Эфир” телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваровлар үткәргән.

Фестиваль хәрәкәте мәктәбеннән узган Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов һәм РУТИ (ГИТИС) режиссерлык һәм эстрада факультеты студентлары сменага катнашучылары белән тәҗрибәл уртаклашкан.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм Казанның “Сдвиг” театры җитәкчесе Михаил Волконадский ярдәме белән балалар Казан Ратушасында да булганнар. Анда алар “Щелкунчикның яңа маҗаралары” дип аталган Яңа ел бал-маскарадында катнашканнар.

Смена барышында яшь артистлар ике гала-концерт һәм иҗади йомгаклау кичәсе әзерләгәннәр. Сменадагы барлык катнашучылар да “Татнефть” гаммәва акционерлык җәмгыятеннән бәйрәм бүләкләренә ия булганнар.
Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Фестивальнең зона сайлап алу этаплары, гадәттәгечә, 1 февральдә старт алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100