Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә илле меңнән артык бала катнашыр дип көтелә
Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, күп кенә ата-аналар иң нәни сабыйларын да проектта катнаштырырга әзер.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә илле меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә.
Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов сүзләренчә, хәтта күп кенә ата-аналар иң нәни сабыйларын да проектта катнаштырырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте яза.
«Кабул ителгән гаризалар саны бик күп. Барысы да фестиваль хәрәкәтендә катнашырга, иҗат һәм дуслык атмосферасына чумарга тели. Быел проектта 50 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә: сәхнәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, 21 яшькә кадәрге яшь артистлар да чыгыш ясаячак. Күп кенә ата-аналар үз балаларын проектта тумыштан алып катнаштырырга әзер хәтта. 22 ел эчендә „Созвездие-Йолдызлык“ республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде дип горурланып әйтә алам», — дип сөйләгән фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары узачак көннәрнең билгеле булуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз