news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале җырчылары хәйрия концертларын оештыра

13 гыйнварда Казанның Офицерлар йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуга багышланган хәйрия марафоны старт ала

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). 13 гыйнварда Казанның Офицерлар йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуга багышланган хәйрия марафоны старт ала. Аны “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион эстрада сәнгате фестивален оештыручылар һәм катнашучылар үткәрә.
2010 ел дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында, Россия Кара диңгез флоты хәрби базаларында яшь җырчылар концертлары оештырылачак. Аларны үткәрүдә “Боевые подруги” иҗтимагый оешмасы да катнаша.
Тамашачылар игътибарына “Фронтта Яңа елны ничек каршыладылар?” махсус программасы тәкъдим ителәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бер сәхнәдә “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләр – Владимир Шнитко һәм Рүзил Гатин, шулай ук “Орфей” вокал-хореография студиясе һәм “Очарование” вокал ансамбле артистлары да чыгыш ясар дип көтелә. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot