news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале вәкилләре Татарстан шәһәрләре һәм районнарына барып, гади халыкны сөендерә

Концерт марафоны ТР Президенты йөкләмәсе буенча оештырылган

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале вәкилләре Татарстан район һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне концерт программасы белән сөендерә. Якын арада артистлар Чистайга, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләренә барырга җыенып йөри. Фестивальнең концерт марафоны турында бүген сүз “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә барды.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте Премиясе лауреаты Дмитрий Туманов билгеләп узганча, киләсе елга фестиваль хәрәкәтенә 15 ел тула. “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, шул ук вакытта шәхси инициативабызны да гамәлгә ашыру максаты белән, республика шәһәр һәм районнары халкы өчен концертлар куярга ният кылдык. Республика җитәкчелеге фестивальдә чыгыш ясап, олы казанышларга ирешкән сәләтле балаларны гади халык белми, ишетми, дип белдерде. Шулай итеп, без район үзәкләренә, авылларга юл тоттык, халыкны бушлай концертлар белән сөендерәбез”, - дип бәян итте Дмитрий Туманов.

Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, концертны тамаша кылган гади халыкның үтә дә канәгать калуын, чыгышларның күңелләренә нык тәэсир итүен ассызыклаы. “Тавышы Мөслим Магомаевныкын хәтерләткән Игнат Изотовны аеруча урта буын яшендәге ханымнар яратып кабул итте”, - диде ул.

Люция Гобәйдуллинаның сүзләрен Югары Ослан муниципаль районының Введенская Слобода авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов куәтләде. “Авыл әбекәйләре концертта чыгыш ясаган яшьләрнең кулларын үбә-үбә рәхмәтләр укыды. Тамашачылар яшь артистларны аягүрә алкышлап озатты. Без “Созвездие-Йолдызлык” фестивале концертының елга түгел, ә айга бер килеп оештырылуын да бик теләр идек ”, - дип белдерде Дмитрий Морозов.

“Созвездие-Йолдызлык” ТР иҗтимагый төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Марина Михайлова, фестивальдә катнашучы балаларның үзен белем алуга да, иҗатка да бертигез багышлавын билгеләп үтте. “Без авылларда уздырган концертлар барышында бик яхшы энергетика тойдык. Гади халыкның, чыннан да, мондый концертларга ихтыяҗы зур, аеруча халык сәнгате әсәрләренә алар мөкиббән”, - дип, Марина Михайлова авыл халкы өчен мондый югары зәвыклы, тере тавышлы концертларның бик тансык булуын ассызыклады.

Дмитрий Туманов билгеләп узганча, кайсы авыл клубларына баруны фестиваль җитәкчелеге үзе хәл итә, бигрәк тә, авыл клублары төзелеше программасы буенча сафка бастырылган яңа мәдәният йортларына өстенлек бирелә. Бер авылга бара торган иҗади төркем, гадәттә, 10-15 кешедән артмый. Чыгышларның яртысы – җыр, яртысы хореографик номерлардан тора. Мондый кечкенә концертларны оештыру уртача 60 мең сумга төшә икән. Район үзәгендә концерт оештыруга уртача 220 мең сум акча сарыф ителә. Болар барысы да Татарстан Хөкүмәте хисабына. Артистларга уртача 3-5 мең сум гонорар түләнә.

Август аенда “Созвездие-Йолдызлык” балалары 12 авыл мәдәният йортында чыгыш ясаган. 30 нчы августта Буада, 1 нче сентябрьдә Арчада концерт узган. Агымдагы елның февраленнән июненә кадәр эре шәһәрләрдә 5, авыл клубларында 12 концерт үткәрелгән. Ел азагына кадәр артистлар тагын 37 шәһәр һәм районга барырга ниятли. Шул рәвешле, Татарстанның бер район үзәге дә концертлардан мәхрүм калмаячак.

Марина Михайлова әйтүенчә, концерт марафонында кечкенә яшьтәге балалар катнашмый, чыгышлар өлкәннәр аудиториясенә йөз тота. Катнашучылар арасында Казан дәүләт консерваториясен һәм РУТИ (ГИТИС)ны тәмамлаучылар да бар. Фестиваль җитәкчелеге әйтүенчә, аларда “йолдыз чире” юк, югары казанышларына карамастан, һәркайсы иң кечкенә авылларга да барырга бик теләп риза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100